Районыбызның үзешчән артистлары халыкны рәхәтләнеп ял иттерде
Беркөнне район Мәдәният йортында үзешчән артистларыбыз "Сине ташлап китә алмыйм" дигән спектакль куйдылар. Шул хәтле рәхәтләнеп ял итеп кайттык бу көнне. Артистларыбыз рольләрне искиткеч оста итеп башкаралар, аларның уйнаулары күңелләргә үтеп керде. Әлеге әсәрне сәхнәләштергән Рамил Сәлахетдиновка бик зур рәхмәт. Калганнарын аерым атап та булмый, һәрберсе үз эшенең остасы. Афәрин,...
Беркөнне район Мәдәният йортында үзешчән артистларыбыз "Сине ташлап китә алмыйм" дигән спектакль куйдылар. Шул хәтле рәхәтләнеп ял итеп кайттык бу көнне. Артистларыбыз рольләрне искиткеч оста итеп башкаралар, аларның уйнаулары күңелләргә үтеп керде. Әлеге әсәрне сәхнәләштергән Рамил Сәлахетдиновка бик зур рәхмәт. Калганнарын аерым атап та булмый, һәрберсе үз эшенең остасы. Афәрин, диясе генә кала. Әмма ни кызганыч, артистларга чәчәк бирүчеләр булмады. Концерт-театрлар куела торган көннәрдә фойеда чәчәк сату оештырылсын иде.
Алдагы көннәрдә дә ешрак булсын иде мондый спектакльләр. Ә тамашачының заллар тутырып киләчәгенә иманым камил.
Рәсүлә ГАЛИУЛЛИНА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев