Район прокуроры Ришат Шакиров Кукмараның Ленин урамында яшәүчеләр белән очрашты (фото)
Ленин урамының 157 һәм 155 йортлары ишегалдында үткән очрашуда район прокуроры Ришат Шакиров һәм аның ярдәмчесе Вилнур Кәримов катнашты. Сораулар башлыча гаражлар һәм 157нче йорт янындагы гудронлы чокыр хакында иде. Гаражларны күчерү өчен элеккеге "Сельхозтеника" территориясендә җир бүленсә дә, кукмаралыларның әле сораулары калган. Гаражларга баручы төп юлның, тиешле мәйданчыкның булмавын...
Ленин урамының 157 һәм 155 йортлары ишегалдында үткән очрашуда район прокуроры Ришат Шакиров һәм аның ярдәмчесе Вилнур Кәримов катнашты. Сораулар башлыча гаражлар һәм 157нче йорт янындагы гудронлы чокыр хакында иде.
Гаражларны күчерү өчен элеккеге "Сельхозтеника" территориясендә җир бүленсә дә, кукмаралыларның әле сораулары калган. Гаражларга баручы төп юлның, тиешле мәйданчыкның булмавын һәм йорттан шактый ерак булуын билгеләп үтте алар. Шулай ук йорт янындагы гудронлы чокыр хакында да сүз булды.
Район прокуроры Ришат Шакиров сорауларга тәфсилле аңлатмалар бирде.
Алсу Гатауллина хәбәре һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев