Район прокуроры “Нараткай” лагереның эшчәнлеге белән танышты (фото)
Район прокуроры Ришат Шакиров, Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балаларны сәламәтләндерү лагереның эшчәнлеге белән танышып, балалар белән аралашып кайтты.
-"Нараткай"да азык-төлек сакланучы склад бинасы, ашханә, душ бүлмәләре, балалар яши торган йортларда булдык. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Балалар белән аралашкан вакытта да аларның шат күңелле булуларына игътибар иттек, малай-кызларга биредә ял итү бик ошый. Әти-әниләр әлеге лагерьга балаларын тыныч күңел белән җибәрә алалар, - ди Ришат Шакиров.
Лагерь начальнигы Әмир Хәкимуллин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта биредә икенче смена төгәлләнеп килә. Анда 81 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан.
-Балалар биш тапкыр тукланалар. Рационга яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктлары - һәммәсе дә кертелә. Йортларның барысы да тиешле таләпләргә туры килә. Быел районнан өстәмә йорт бирелгән иде, анда икенче сменадан 7 бала урнашты. Ашханә һәм универсаль спорт мәйданчыгының яңартылуына, быел яңа атынгычлар һәм батут кайтарылуга да сөенеп бетә алмыйбыз, - ди ул.
Икенче смена "Экологик" юнәлештә алып барылып, "яшел патшалык" дип аталган. Аның кысаларында лагерьда табигатьне саклауга багышланган күптөрле чаралар уздырылган. Икенче смена җитәкчесе Альберт Гомәрәв сменаның оешкан төстә, күңелле һәм файдалы узуын билгеләп үтте.
Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА хәбәре һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев