Район Пенсия фондында үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды (+Фото)
Район Пенсия фонды идарәсендә коллективның үткән елгы эш нәтиҗәләренә һәм быелгы эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрелде. Районыбызда 15 мең 875 пенсионер бар, узган ел аларга барлыгы 2 миллиард 181 миллион сум пенсия түләнгән. Уртача айлык пенсия күләме 11 мең 29 сум тәшкил итә. Лаеклы ялга чыгучыларга 10 көн...
Район Пенсия фонды идарәсендә коллективның үткән елгы эш нәтиҗәләренә һәм быелгы эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләүгә багышланган киңәшмә үткәрелде. Районыбызда 15 мең 875 пенсионер бар, узган ел аларга барлыгы 2 миллиард 181 миллион сум пенсия түләнгән. Уртача айлык пенсия күләме 11 мең 29 сум тәшкил итә. Лаеклы ялга чыгучыларга 10 көн эчендә пенсия исәпләнелә һәм түләнелә. Узган ел андыйлар саны - 916 кеше. 395 кешегә "Ана капиталы" сертификатлары тапшырылган. Барлыгы 463 миллион 134 мең сум пенсия кертемнәре җыелган, бу 2014 ел белән чагыштырганда 45 миллионга күбрәк.
Киңәшмәдә Татарстан Пенсия фондының шәхсиләштерелгән исәпне оештыру идарәсе җитәкчесе Ирина Семагина катнашып, район идарәсенең хезмәтенә югары бәя бирде, бүлек җитәкчесе урынбасары Николай Павловка Россия Пенсия фондының Рәхмәт хатын, әйдәп баручы белгеч Рашидә Хабибуллинага Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең Мактау грамотасын, белгеч Рузилә Салиховага әлеге бүлек идарәчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Моннан тыш, бер төркем белгечләрнең хезмәтләре хөрмәтләнде. Әйдәп баручы белгеч Гөлназ Хәлиуллина һәм Ислам Муллахаҗиевка район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Гөлнара Сәмигуллинага - район Пенсия фондының Мактау грамотасы, Рәмзия Шәфигуллинага һәм өлкән белгеч Фирая Низамиевага - район Пенсия фонды җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.Шундый ук Рәхмәт хатына Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе урынбасары Римма Әхмәдиева да лаек булды.
Гөлҗофар Миннеханова хәбәре һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев