Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Полиция хезмәткәрләре “Нараткай”да ял итүчеләр янында булып кайтты (фото)

Республика сулыкларында быел 77 кеше батып үлгән, шуларның 8е - балалар. Күбесенчә кешеләрнең гомере махсус җиһазландырылмаган, тиешле таләпләргә туры килмәгән сулыкларда, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә коену нәтиҗәсендә өзелгән. Соңгы атнада республика районнарында суга батып үлгән 21 кешенең 7се исерек хәлдә булган. "Акватория" оператив-кисәтү чаралары кысаларында районның полиция һәм гадәттән тыш...

Республика сулыкларында быел 77 кеше батып үлгән, шуларның 8е - балалар. Күбесенчә кешеләрнең гомере махсус җиһазландырылмаган, тиешле таләпләргә туры килмәгән сулыкларда, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә коену нәтиҗәсендә өзелгән. Соңгы атнада республика районнарында суга батып үлгән 21 кешенең 7се исерек хәлдә булган.

"Акватория" оператив-кисәтү чаралары кысаларында районның полиция һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре "Нараткай" лагерендә булып кайттылар. Алар ял итүче балаларга сулыклар янында сак һәм игътибарлы булуның мөһимлеген аңлаттылар, куркынычсызлык таләпләрен үтәү кагыйдәләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев