Хәбәрләр

Операциягә әзерләгәндә 39 яшьлек ир-ат үлгән

Әлеге факт буенча Зәй районы тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган. Беренчел фаразлар буенча, Зәйдә яшәгән 39 яшьлек ир-ат сәламәтлегеннән февральдә үк зарлана башлаган була. Борын сулышының кыенлашуыннан, шуның аркасында еш кына баш авыртуларыннан зарланып, ул район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә....

Әлеге факт буенча Зәй районы тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.

Беренчел фаразлар буенча, Зәйдә яшәгән 39 яшьлек ир-ат сәламәтлегеннән февральдә үк зарлана башлаган була. Борын сулышының кыенлашуыннан, шуның аркасында еш кына баш авыртуларыннан зарланып, ул район хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Авыруга борын эчендәге сөякләрнең кәкрәюе һәм шуның аркасында сулыш алуның начарлануы хакында әйтелә,операция ясарга тәкъдим ителә.

23 сентябрьдә ир-ат Зәй район хастаханәсенең операция палатасына урнаштырыла. Әмма операциягә әзерләгән вакытта авыруның гомере өзелә.

10 октябрьдә эксгумация уздырыла. Хәзерге вакытта суд-медицина экспертиза комиссиясе билгеләнгән. Тикшерү эше дәвам итә. Аның нәтиҗәләреннән чыгып табибларның гамәленә бәя биреләчәк.

чыганак: http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев