Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыязда өлкәннәргә игътибар зур (фото)

1992 елдан бирле илебездә үткәрелеп килә торган Өлкәннәр көнендә кайбер оешма-учреждение җитәкчеләре, кризиска сылтап, Өлкәннәрне елга бер булса да җыеп хөрмәтләүне күтәрә алмаслык авыр йөк дип санаса, Олыяз авыл җирлегендә мәһабәт клуб бинасына дүрт авылның аякка басып йөри алырлык барлык пенсионерларын җыеп кунак иттеләр. Өстәлләрдә туй сые. Әле алдагы көндә...

Зур өметләр баглаган ВАМИН- инвесторга ясин чыкканнан соң, "Урал" үз канаты астына элеккеге "Рассвет", "Маяк", XXI партьезд, "Правда" (Нырья, Манзарас, Маяк, Байлангар, Зур Кукмара, Өлге авыл җирлекләре) хуҗалыкларын алды. Зур Кукмарада узган Өлкәннәр җыелышына килгән Олыяз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Нургали ага Тимергалиевне бастырып куеп, рәхмәт укыды пенсионерлар: "Газинур Хатыйм улына безнең олы рәхмәтебезне тапшырыгыз. Ниһаять, безгә дә кояш карый башлады. Мондый хөрмәтне күргән кешеләр мени без?!".

Хуҗалык рәисе Газинур Хабибрахмановны, күз генә тимәсен, безнең бәхеткә хуҗа булып кайтты бит ул дип, мактап туймыйлар авылдашлары, сайлап кую белән: "Алга таба да сөт, салам, фураж урлашып яшикме, әллә тырышып эшләгәнгә мул хезмәт хакы алып, күкрәк киереп яшибезме, дип башлаган ул эшен".

... Мәҗлес гөрләп бара. Әнә,ветераннар Советы рәисе 90нчы дистәне ваклаган Нургали ага 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 яшьлек юбилярларга конверттагы бүләкләрне таратып чыкты да (монысы да "Урал" хуҗалыгы тарафыннан әзерләнгән), тальянчы Марсель Закировка кушылып җырлап җибәрде: "Без утырттык япь-яшь имәннәр..."

Кайчандыр авыл читенә чыгарып салган клуб бинасын як-ягына кукыраеп торган асыл биналар - яңа йортлар сырып алган. Урам аркылы чыкканда галуш-бутыйларны йотып кала торган авыл урамнары таш-асфальт белән түшәлгән. Ирексездән уйлап куясың: "Эх, Рәсәйдә һәр район, өлкә, республикада "Урал"дагы кебек эшләтеп, халыкны биредәге кебек хезмәт хакы белән куандырсалар, тормыш дәрәҗәбез Африка илләренеке кебек кенә булыр иде мени?!".

Азат САБИТОВ, пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев