Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүдә һәм башкала яны өлкәләрендә гарасаттан 16 кеше үлгән

Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматлары буенча, үлүчеләр арасында балигъ булмаган бала да бар. (Казан, 30 май, "Татар-информ"). Кичә Мәскәүдә һәм аның өлкәләрендә көчле җил-давылдан 16 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко җиткергән. "Хәзерге вакытта ачыкланганча, 29 майда барлыгы ундүрт - Мәскәүдә 11 һәм...

Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматлары буенча, үлүчеләр арасында балигъ булмаган бала да бар.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Кичә Мәскәүдә һәм аның өлкәләрендә көчле җил-давылдан 16 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко җиткергән.

"Хәзерге вакытта ачыкланганча, 29 майда барлыгы ундүрт - Мәскәүдә 11 һәм Мәскәү өлкәсендә 3 кеше көчле җил-давылдан һәлак булган", - дип белдергән иде ул. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр саны ачыклана.

Соңрак Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев өлкәдә үлүчеләр санының 5кә җитүен белдерде. Шулай итеп, хәзергә Мәскәү һәм Мәскәү янында гарасаттан үлүчеләр саны 16га җитте, дип яза "Российская газета".

Алдан Мәскәүдә 11 кеше үлүе турында хәбәр ителгән иде. Сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматлары буенча, үлүчеләр арасында балигъ булмаган бала да бар.

Алдан департамент җитәкчесе Алексей Хрипун хәбәр итүенчә, медицина ярдәме сорап, 168 кеше мөрәҗәгать иткән, 15 хастаханәгә 146 пациент китерелгән. Хәзерге вакытта 108 зыян күрүче, шул исәптән 22 бала, хастаханәдә кала. Аның сүзләренчә сигез кешенең хәле авыр санала, калганнарының хәле канәгатьләнерлек, диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев