Лубян урман-техника көллияте студентлары Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышларына әзерләнәләр (фото)
Студентлар үзләренең осталыкларын биш этапта күрсәттеләр
Лубян урман-техника көллияте студентлары 10-13 октябрьдә Киров өлкәсенең Сувод урман хуҗалыгы техникумында үтәчәк Бөтенроссия һөнәри-гамәли ярышларына әзерләнәләр.
Үткән елда Лубян көллияте командасы, Мәскәү өлкәсенең Пушкин техникумы командасын гына алга уздырып, 19 команда арасында 2 урынны алды.
-Студентлар үзләренең осталыкларын биш этапта күрсәттеләр: урман бүлемтегендәге төп эшләр - агачларны егу, урманнарны яңадан үстерү - агачлар утырту, дәүләт урман контроле һәм күзәтчелеге - урман законнарын бозучыларга карата беркетмәләр төзү, урман бүлемтеген бүлеп бирү, аның исәбен алу һәм бәяләү, урман янгынын сүндерүне имитацияләү, - ди көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. - Безнең студентлар ярышларга көн саен әзерләнәләр һәм биремнәрне үтәүгә зур җаваплылык белән карыйлар.
Студентлар ялга туктап алган арада безгә алар белән аралашырга туры килде.
-Үткән елда без икенче урынны яуладык һәм бу юлы да уңышка исәп тотабыз, - ди алар.- Бу ярышларда без көллият данын яклыйбыз, барлык биремнәрне төгәл итеп үтәргә, команданы уңайсыз хәлдә калдырмаска тырышабыз.
Ярышлар Россия Федерациясенең урман Федераль агентлыгы башлангычы белән үтә. Максаты - урман белгечлекләре буенча белем бирү сыйфатын күтәрү. Ярышларда катнашучылар, уку вакытында алган белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтеп, үзенә күрә гамәли имтихан бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев