Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лубян авыл җирлегендә үзара салым акчасын балалар мәйданчыгы өчен тотарга планлаштыралар

Һәрбер җыелган су өчен дәүләт 4 сум өсти.

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум җыелган булса, дәүләттән 400 мең сум өстәлә дә, барлыгы 500 мең сумга әйләнеп, җирлеккә кайта.

Лубян авыл җирлегендә үзара салым акчасын балалар мәйданчыгы урнаштыру, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, зиратны киртә белән әйләндереп алу һәм башка күп кенә максатларда файдаланырга планлаштырабыз, ди авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзыев.

-Быел җирлектә 151400 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган иде, үл дәүләттән бирелгән ярдәм белән 757 мең сум булды, -ди ул. - Бу акчаларга түбәндәге эшләр башкарылды: су башнялары зонасы төзекләндерелде, ул нормативларга туры китереп эшләнелде, Островная һәм Майская урамнарына янгынга каршы гидрантлар куелды.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үзара салымның программасын яклыйлар

-Кукмара районының иң ерак почмагына урнашкан безнең авылыбызның да киләчәгенә өмет уты кабынды. Өч ел элек авылды зур үзгәрешләр башланды: мәктәп, дәваханә, урман көллиятләренә капиталь ремонт ясалды, су челтәре ремонтланды һәм башкалар. Бу уңайдан республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсе килә. Үзара салымны мин кирәкле һәм файдалы гамәл дип исәплим. Бу халыкның бердәмлеген күрсәтә, - ди әлеге авылда шәүче Рөстәм Вәлиуллин.

Исегезгә төшерәбеә, барлык сайлау участоклары кичке сәгать 8 гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев