Татарстан кешесенең лотереяда 250 млн сум акча оту мизгеленең видеосы Интернетка куелды.
Уенның 20 минутында "өч" цифрын атадылар.Оештыручылар отучының кем икәнлеге сер итеп саклый. Әмма лотореяның рәсми төркемендә Әмир исемле студент үзенең җиңүче икәнлеген әйткән дип яза "Прогород" газетасы.
Лотереяны уйнатучы алып баручы "Кадерле дустым, мин сине котлыйм!" - дип татарча әйтте. Ул үзе дә Татарстан кешесе.
Уен вакытында Татарстаннан бер гаилә шәһәр читендәге йорт отты. Алып баручылар әйтүенчә, бу уенда Татарстан моңа кадәр булган барлык рекордларны җиңгән.
Нет комментариев