Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлге балалары Йолдыз Шәрәпованың иҗатына багышланган чарада катнашты (фото)

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова апрель аенда күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Өлге авыл китапханәсендә бәйге-уен уздырылды. Бу уеның максаты укучыларны шагыйрәнең китаплары белән кызыксындыру; иҗатына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү. Чарада 1-6 сыйныф укучылары катнашты. Иң беренче итеп шагыйрәнең биографиясе белән таныштырып киттем, балалар...

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова апрель аенда күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Өлге авыл китапханәсендә бәйге-уен уздырылды. Бу уеның максаты укучыларны шагыйрәнең китаплары белән кызыксындыру; иҗатына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү. Чарада 1-6 сыйныф укучылары катнашты.

Иң беренче итеп шагыйрәнең биографиясе белән таныштырып киттем, балалар Йолдыз апаларының видеомөрәҗагатен тыңладылар, презентация карадылар.Уенда "Хыял" һәм "Батыр" командалары көч сынашты. Ике команда да бик актив булдылар, уенар да кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Балалар Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәдә "Балалар күңеленә юл" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым, дип хәбәр итте Альбина Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk