Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лельвиж авылының башлангыч сыйныф укучылары “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясендә катнаштылар

"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова башлангыч сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган тормыш иптәше Валентина Кузнецованың хәлен белергә бардылар.

Сугыш илебезгә бик күп күз яше, авырлыклар китергән. Без ул вакыйгаларны, илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын онытырга тиеш түгел.

Валентина Кузнецова да сугыш елы истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашты. Балалар тын да алмыйча тыңладылар, сугыш турында сораулар бирделәр. Алар ветеранга үзләре ясаган открытка, чәчәк бәйләме бүләк итеп, озын гомер, тән сихәтлеге теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев