Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәлакәттә пассажир хатын-кыз үлгән

Машинадагы пассажир муены җәрәхәтләнеп, хастаханәгә барганда үлгән. (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәлә районында үлем белән төгәлләнгән юл-транспорт һәлакәте турында җентекле мәгълүматлар билгеле булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә машинадагы пассажир муены яраланып, хастаханәгә барганда үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге һәлакәт 11...

Машинадагы пассажир муены җәрәхәтләнеп, хастаханәгә барганда үлгән.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәлә районында үлем белән төгәлләнгән юл-транспорт һәлакәте турында җентекле мәгълүматлар билгеле булды. Һәлакәт нәтиҗәсендә машинадагы пассажир муены яраланып, хастаханәгә барганда үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: әлеге һәлакәт 11 ноябрь көнне 15 сәгать 30 минутта Минзәлә - Рус Караны - Тогашево автоюлының 31нче километрында булган. 55 яшьлек машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән «Гранта» йөртүчесе метеорологик шартларны исәпкә алмыйча хәрәкәт иткән һәм нәтиҗәдә машина кюветта әйләнеп капланган. Машина салонында шулай ук 58 яшьлек пассажир булган. Ул хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Һәлакәт сәбәпчесе җилкәсе җәрәхәтләнеп, Минзәлә үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев