Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көймәне теплоход әйләндергән: коткаручылар көймәдә булган балыкчыны эзли (фото)

Суга баткан ир-атны эзләү эшләре икенче көн дәвам итә. (Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 15.39 сәгатьтә диспетчерлык хезмәтнең 112 бердәм номерына Чистай районында Чулманда теплоходның балыкчы утырган көймә өстеннән чыгуы турында хәбәр алынган, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 59...

Суга баткан ир-атны эзләү эшләре икенче көн дәвам итә.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 15.39 сәгатьтә диспетчерлык хезмәтнең 112 бердәм номерына Чистай районында Чулманда теплоходның балыкчы утырган көймә өстеннән чыгуы турында хәбәр алынган, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

59 яшьлек ир-ат Сухой Берсут авылыннан ерак түгел суднолар юлында резин көймәдә балык тоткан. Шаһитлар ике буш баржаны буксирга алган МБ-1225 теплоходының көймә белән бәрелешүе турында хәбәр иткән. Көймә әйләнеп капланган, балыкчы баткан дип фаразлана.

Һәлакәт урынына кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары һәм эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре барган. Әмма балыкчыны беренче көнне үк таба алмаганнар. Бүген иртәдән эзләү эшләре дәвам итә.

Баткан ир-атны трал куллану ысулы белән эзлиләр, чөнки водолазларга судно йөри торган урында эшләү тыела. Урында Чистай янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан транспорт прокурорының өлкән ярдәмчесе Евгений Дикарев белдергәнчә, хәзер транспорт куркынычсызлыгы тикшерелә. Ниндидер хокук бозулар булган очракта чаралар кабул итәчәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев