Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның яшь гвардиячеләре Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очрашты (фото)

Районыбызның яшь гвардиячеләре арасында тормыш юлын һәм һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучылары бар. Нәрсәгә омтылырга? Алга нинди максатлар куярга? Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән республика парламентында очрашуда сүз әнә шул әһәмиятле мәсьәләләр хакында барды. Римма Атлас кызының актив тормыш позициясе алып бару, җәмәгать эшләрендә актив катнаша...

Районыбызның яшь гвардиячеләре арасында тормыш юлын һәм һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучылары бар. Нәрсәгә омтылырга? Алга нинди максатлар куярга? Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән республика парламентында очрашуда сүз әнә шул әһәмиятле мәсьәләләр хакында барды.

Римма Атлас кызының актив тормыш позициясе алып бару, җәмәгать эшләрендә актив катнаша белү, дөньядагы хәлләр белән кызыксынып торуның бик мөһим булуы турында сөйләве укучылар өчен аеруча тәэсирле булды. Җылы, эчкерсез әңгәмә һәсм кызыксындырган сорауларга җавап алудан тыш, экскурсия барышында укучылар Дәүләт Советының тарихы, төзелеше, депутатларның эш тәртибе белән таныштылар. Бу сәфәрне "Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Кукмара җирле бүлеге җитәкчесе Гүзәл Юртаева оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев