Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның талантлы укучылары Арчадан җиңү белән кайтты

Арчада бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дигән республикакүләм балалар иҗаты конкурсы узды. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да музыкаль уен коралларында үзләренең осталыгын күрсәтте. "Скрипка" номинациясендә Илназ Мөбарәкшин 1 дәрәҗә (җитәкчесе Э.Гомәрова) лауреат булды. "Фортепиано" номинациясендә Ильяс Нигъмәтуллин, Дилә...

Арчада бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган "Арча ягы - данлы Тукай ягы" дигән республикакүләм балалар иҗаты конкурсы узды. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да музыкаль уен коралларында үзләренең осталыгын күрсәтте.

"Скрипка" номинациясендә Илназ Мөбарәкшин 1 дәрәҗә (җитәкчесе Э.Гомәрова) лауреат булды.

"Фортепиано" номинациясендә Ильяс Нигъмәтуллин, Дилә Мәхмүдова, Милана Раимовага - икенче, Наилә Закирҗановага (җитәкчеләре Д.Мамкина) өченче дәрәҗә лауреат, Замирә Мөхетдиновага (җитәкчесе С.Семенова) - беренче, Алия Әминовага (җитәкчесе З.Юзмеева) - икенче, Эльвина Кәримовага (җитәкчесе Д.Бариева) өченче дәрәҗә дипломант дипломнары бирелде.

"Баян" номинациясендә Салават Минныханов (җитәкчесе Д.Рафиков) өченче дәрәҗә лауреат, Йосыф Харрасов (Д.Рафиков), Сәет Хаммадиев (җитәкчесе Э.Мостафин) - икенче, Инсаф Гарипов (җитәкчесе Г.Гарипова) өченче дәрәҗә дипломантлар булды.

"Гитара" номинациясендә Альмир Әхмәдиев (җитәкчесе Л.Галимуллина) өченче дәрәҗә лауреат булды.

Әмир Фаләхов, Андрей Сабанаев, Ислам Хәбибуллин, Булат Гәрәевларга катнашучы дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk