Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кукмарада яшәүчеләр бакчаларыннан бер метрлы кәлтә тотканнар (фото)

Поселокның Беркутов урамы, 16 йортта яшәүчеләр үзләренең бакчаларында бер метр озынлыктагы кәлтә тоталар. -Ишегалдында йорт эшләре белән мәшгуль идек. Шулчак бакчада нәрсәдер тирәсендә ыгы-зыгы килүче каргага күзебез төште. Якынрак барып карасак, зур гына кәлтәне күреп алдык. Экзотик кунакны үзебездә күреп аптырап, бераз каушап, куркып та калдык әле. Мондый хәлне бакчада...

Поселокның Беркутов урамы, 16 йортта яшәүчеләр үзләренең бакчаларында бер метр озынлыктагы кәлтә тоталар.

-Ишегалдында йорт эшләре белән мәшгуль идек. Шулчак бакчада нәрсәдер тирәсендә ыгы-зыгы килүче каргага күзебез төште. Якынрак барып карасак, зур гына кәлтәне күреп алдык. Экзотик кунакны үзебездә күреп аптырап, бераз каушап, куркып та калдык әле. Мондый хәлне бакчада көн дә очратмыйсың бит, - диләр йорт хуҗалары Марс һәм Васил Минһаҗевлар.

Соңрак билгеле булганча, кәлтәнең хуҗалары бар икән. Ул бер атна элек югалган булган.

Эльвира МӨБАРӘКШИНА

Руфинә ГАБДЕЛХАЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев