Кукмарада район Советының егерменче сессиясе булды
Эшкә керешү алдыннан вакытсыз вафат булган район Советы депутаты Шамил Әхмәтшинны искә алдылар. Көн тәртибендәге беренче чираттагы мәсьәләләр - 2017 елның 2 кварталы өчен каралган район бюджетының үтәлеше барышы, "Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты турында"гы 16.12.2016 елгы 70 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты...
Эшкә керешү алдыннан вакытсыз вафат булган район Советы депутаты Шамил Әхмәтшинны искә алдылар. Көн тәртибендәге беренче чираттагы мәсьәләләр - 2017 елның 2 кварталы өчен каралган район бюджетының үтәлеше барышы, "Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты турында"гы 16.12.2016 елгы 70 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты турында Финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллинның чыгышлары тыңланды. Балалар-үсмерләр, яшьләр белән хәрби-патриотик эшнең торышы һәм үсеш перспективасы турында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева сөйләде. Район Советының 28.01.2013 елгы 2 санлы карары белән расланган муниципаль хезмәт турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты турында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина чыгыш ясады. Башка мәсьәләләр буенча Башкарма комитетның баш белгече-юристы Рамил Исрафилов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Ильяс Закировлар сүз алды.
Сессиядә шулай ук 1969-1980 елларда район Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Николай Егорович Белянинга "Кукмара муниципаль районының мактаулы гражданины" исеме бирү турында карар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев