Хәбәрләр

Поселокта биш урында яңа тукталыш куелды

Кукмарадагы автобус тукталышларын яңарту эше дәвам итә. Соңгы вакытта гына да поселокта биш урында: Гафиятуллин урамында - ике, Ворошилов урамындагы "Ералаш" кибете, район эчке эшләр бүлеге каршыларына, чиркәү янына берәр яңа тукталышлар урнаштырылды. Әмма тукталышларның кайберләре утырып тору өчен уңайсыз, икенчеләренең тирә-юне төзекләндерелмәгән, яңгыр яуган вакытта, язгы-көзге пычракта аяк киеменә...

Кукмарадагы автобус тукталышларын яңарту эше дәвам итә. Соңгы вакытта гына да поселокта биш урында: Гафиятуллин урамында - ике, Ворошилов урамындагы "Ералаш" кибете, район эчке эшләр бүлеге каршыларына, чиркәү янына берәр яңа тукталышлар урнаштырылды. Әмма тукталышларның кайберләре утырып тору өчен уңайсыз, икенчеләренең тирә-юне төзекләндерелмәгән, яңгыр яуган вакытта, язгы-көзге пычракта аяк киеменә су үтә. Тукталышларны урнаштыру өчен җаваплы оешма мәсьәләнең бу якларына да игътибар итсен иде.

Лилия Нургалиева фотосы һәм тексты.


Нет комментариев