Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана

Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны - 15213. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары ,...

Быел 1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үтәчәк. Дәүләт статистикасының Кукмара районы бүлеге баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова хәбәр итүенчә, бу чарага әзерлек эшләре бара, исәбе алынырга тиешле объектларның исемлекләре төзелгән, аларның саны - 15213. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары , авыллардагы һәм поселоктагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның исәбе алыначак. Поселокта бу эш сайлау ысулы белән үткәреләчәк: моның өчен 3704 объектның 846 йорт хуҗалыгы сайлап алынган. Авыл җирендә исәп алу тоташ булачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу чарасына вакытлы хезмәткәрләрне тарту каралган. Безнең районда бу уңайдан 5 участок төзелгән. Исәпкә алу үзәкләре Зур Кукмара, Манзарас, Починок-Кучук, Починок-Сутер һәм Олыязда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев