Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районының иң өлкән кешесе сайлауда үз тавышын биргән

Районыбыздагы иң өлкән кеше - Олыяз авылында улы, килене һәм оныгы белән яшәүче Мәликә апа Хәкимуллина. -Әниебез быелның 12 августында үзенең 100 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аллага шөкер, хәле бик әйбәт, үз аякларында йөреп тора. Шулай да соңгы елларда сайлауларга бара алганы юк. Шуның өчен сайлау участогыннан комиссия вәкилләре...

Районыбыздагы иң өлкән кеше - Олыяз авылында улы, килене һәм оныгы белән яшәүче Мәликә апа Хәкимуллина.

-Әниебез быелның 12 августында үзенең 100 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аллага шөкер, хәле бик әйбәт, үз аякларында йөреп тора. Шулай да соңгы елларда сайлауларга бара алганы юк. Шуның өчен сайлау участогыннан комиссия вәкилләре үзләре өйгә киләләр. Әниебез быел да көтеп алды аларны, өйдә генә үз тавышын бирде. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар чыга күрмәсен, лаеклы кешеләр сайлансын дип һәрчак үз теләкләрен җиткерә ул, - дип хәбәр итте килене Дания апа Хәкимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев