Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина съездда катнашты

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә, "Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен" оештыру максатыннан, I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды үтте. Чара эшендә ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкнеөйрәнү институты галимнәре белән беррәттән, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина да катнашты. Съезд эшендә Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары,...

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә, "Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен" оештыру максатыннан, I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды үтте. Чара эшендә ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкнеөйрәнү институты галимнәре белән беррәттән, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина да катнашты.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 250 делегат катнаша. Съездга килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр - Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казакъстан Республикасыннан..

Татар җәмгыятендә XIXнчы-XX гасыр башында тарихи тикшеренүләр белән көчле кызыксыну булганга, алар 1920нче еллар ахырына хәтле үсеш алган һәм соңрак юкка чыккан.

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең XX-XXI гасырлар чигендә көчәйгән яңа үсеше XX гасырның икенче яртысында башланып китә. Бүгенге көндә бу хәрәкәттә катнашучыларның саны йөзләрчә булуга карамастан, әлеге эш институциональ рәвештә рәсмиләштерелмәгән. Аларның тырышлыгы белән соңгы елларда төрле төбәкләрдә күпсанлы татар авыллары тарихы нәшер ителде.

«Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм катлаулы мәсьәлә. Шушы съездда белгечләрнең, тарихчыларның, журналистларның ачыктан ачык фикер алышуы, тупланган тәҗрибә белән уртаклашуы булыр һәм алар барыбызга да файдалы булыр, дигән өметтә калам», - диде Ринат Закиров.

Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең җитәкчесе итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Камил Әбләзов сайланды.

Язманы Кукмара төбәк музее хезмәткәрләре юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X