Башкортстанның Кырмыскалы районында яшен сугу нәтиҗәсендә бер ир-ат үлгән, бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта хәбәрне РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе таратты. Мәгълүматлар буенча, корбаннар фаҗига вакытында көтүдә булганнар. Яшен 51 яшьлек ир-ат янына төшкән, ул урында ук җан биргән. 50 яшьлек хатын-кызның аякларына зыян килгән, ул хәзер хастаханәдә....
Башкортстанның Кырмыскалы районында яшен сугу нәтиҗәсендә бер ир-ат үлгән, бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта хәбәрне РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе таратты. Мәгълүматлар буенча, корбаннар фаҗига вакытында көтүдә булганнар. Яшен 51 яшьлек ир-ат янына төшкән, ул урында ук җан биргән. 50 яшьлек хатын-кызның аякларына зыян килгән, ул хәзер хастаханәдә.
Татар-информ
Нет комментариев