Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күрше Мамадыш районында бер бала суга батып үлгән

Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай буада батып үлгән. Коену сезоны башланганнан соң бу республикада балалар үлеме белән бәйле бишенче очрак инде. Моңа кадәр Питрәч, Арча һәм Яңа Чишмә районнарында 4 бала суга батып үлгән иде. Кечкенә малай велосипедта йөреп туйганнан соң, Мамадыш районы Зур Шия...

Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай буада батып үлгән. Коену сезоны башланганнан соң бу республикада балалар үлеме белән бәйле бишенче очрак инде. Моңа кадәр Питрәч, Арча һәм Яңа Чишмә районнарында 4 бала суга батып үлгән иде.

Кечкенә малай велосипедта йөреп туйганнан соң, Мамадыш районы Зур Шия авылы янындагы буада коенып чыгарга була. Ярдан ике метр эчкәрәк керү белән ул бата башлый. Яр буенда балык тотып утыручы үсмер малай бу хәлне күреп куркып кача, ә ярты чакрымлап читтә печән чабучы ир ярдәм итәргә өлгерә алмый кала - малайның үле гәүдәсен генә тартып чыгара.
Малайның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев