Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәркәүчтә балалар өчен китапханә сәгате уздырылды (фото)

Кәркәүч авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дигән китапханә сәгате үткәрелде. Чараның максаты: Балаларны милли мәдәният белән таныштыру, үз халкына, тарихына, гореф- гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү. Укучыларны "Мәдәни көндәлек" белән таныштырдым. Әйдәгез, дусларым, бергәләп мавыктыргыч сәяхәткә кузгалырбыз! 1."Үз тарихын белгән-...

Кәркәүч авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дигән китапханә сәгате үткәрелде.

Чараның максаты: Балаларны милли мәдәният белән таныштыру, үз халкына, тарихына, гореф- гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.
Укучыларны "Мәдәни көндәлек" белән таныштырдым. Әйдәгез, дусларым, бергәләп мавыктыргыч сәяхәткә кузгалырбыз!
1."Үз тарихын белгән- югалмас !" Башкалабыз Казанга тарихи сәяхәт ясадык. Туган ягыбызның үткәне серләргә бик бай.
2."Театр дөньясына рәхим ит!" Театр сине серле әкият иленә, сихри музыка дөньясына алып керер.
3."Әйдәгез, дуслар, музейга!" Сәяхәтеңне райондагы туган якны өйрәнү музееннан башлый аласың.
4."Ура! Кинога барабыз!" Безнең илдә нинди генә мултьфильмнар төшерелми!
5."Халкыбыз һөнәрләре" Матур итеп чигелгән калфак түбәтәйләр, читекләр бөтен дөньяга билгеле.
Чараны Хәбибрахманова Энҗе уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев