Реклама
Хәбәрләр
Кичә салюттан соң такси машинасы халык өстенә менгән: кыз бала үлгән
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5 кеше хастаханәгә озатылган, бер бала үлгән. Әлеге хәл Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан уздрылган бәйрәм чарасының азагында - салют аттырган вакытта булган, дип яза http://intertat.ru. - Һәлакәт төнге сәгать 11ләр тирәсенә таба Киров районының Яр буе урамында булды, - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының...
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5 кеше хастаханәгә озатылган, бер бала үлгән. Әлеге хәл Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан уздрылган бәйрәм чарасының азагында - салют аттырган вакытта булган, дип яза http://intertat.ru.
- Һәлакәт төнге сәгать 11ләр тирәсенә таба Киров районының Яр буе урамында булды, - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. - Һәлакәтнең ничек булуын ачыклау эшләре бара.
Беренчел фаразлар буенча, 1981 елгы йөртүче идарәсендәге такси машинасы юл читеннән уңай якка баручы бер төркем җәяүлеләрне бәрдергән. Хастаханәгә озатылучылар арасында 3 хатын-кыз (икесе - 1982, берсе - 1980 елгы) һәм 2 кыз (2002, 2008 елгылар). 7 яшьлек кыз бала урында ук вафат булган.
фото: https://yandex.ru/clck/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев