Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗиәхмәтов Миннәхмәт Хуҗиәхмәт улы белән Сәрия Гаян кызының бергә тормыш коруларына 50 ел.

Татар Толлысы авылында яшәүче Хуҗиәхмәтов Миннәхмәт Хуҗиәхмәт улы белән Сәрия Гаян кызының бергә тормыш коруларына 50 ел. Кадерлеләребез, сезне гомерләрегезнең алтын мизгеле белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез илле ел буе иңгә иң куеп, шатлык-борчуларны уртаклашып, авырлыкларны бергә җиңеп, бер җан булып яшәгәнсез. Безгә - биш кызыгызга яшәү бүләк итеп,...

Татар Толлысы авылында яшәүче Хуҗиәхмәтов Миннәхмәт Хуҗиәхмәт улы белән Сәрия Гаян кызының бергә тормыш коруларына 50 ел.

Кадерлеләребез, сезне гомерләрегезнең алтын мизгеле белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез илле ел буе иңгә иң куеп, шатлык-борчуларны уртаклашып, авырлыкларны бергә җиңеп, бер җан булып яшәгәнсез. Безгә - биш кызыгызга яшәү бүләк итеп, олы тормышка хәер-фатыйха бирдегез. Сезнең исән-сау, безнең янәшәдә булуыгыз - бик зур бәхет. Алга таба да сөекле әти-әни, яраткан әби-бабай булып, туганнарның хөрмәтен тоеп, озын, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.

Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз, туганнарыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев