География, химия, рус теле, рус әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда җиңгән укучылар менә кемнәр
Казанда география, химия, рус теле, рус әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Рүзәл Лукин (күппрофильле лицей, 9 сыйныф), Инсаф Җиһаншин (Мәчкәрә мәктәбе, 11 сыйныф) - географиядән, Айнур Җиһаншин (күппрофильле лицей, 11 сыйныф) - химиядән призлы урыннар алдылар. Рус теленнән 8 сыйныфлар арасында узган республика олимпиадасында күппрофильле лицей укучысы Илүзә Галәвиева җиңүче...
Казанда география, химия, рус теле, рус әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Рүзәл Лукин (күппрофильле лицей, 9 сыйныф), Инсаф Җиһаншин (Мәчкәрә мәктәбе, 11 сыйныф) - географиядән, Айнур Җиһаншин (күппрофильле лицей, 11 сыйныф) - химиядән призлы урыннар алдылар. Рус теленнән 8 сыйныфлар арасында узган республика олимпиадасында күппрофильле лицей укучысы Илүзә Галәвиева җиңүче булды. 10 сыйныфлар арасында Ләйлә Гыйлаева (күппрофильле лицей), 8 сыйныфлар арасында Ләйлә Хисмәтова (Манзарас мәктәбе) рус әдәбиятыннан бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призлы урыннарга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев