Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газета-журналларга языл һәм телевизор от!!!

2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында "Подписка өчен телевизор!" акциясе үткәрә. Акция 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итә. Акциядә катнашу өчен "ТАТМЕДИА" составындагы кимендә 3 газета-журналга язылып, квитанция күчермәсен 2017 елның 20 гыйнварына кадәр почта аркылы 420066, Казан шәһәре,...

2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында "Подписка өчен телевизор!" акциясе үткәрә. Акция 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итә. Акциядә катнашу өчен "ТАТМЕДИА" составындагы кимендә 3 газета-журналга язылып, квитанция күчермәсен 2017 елның 20 гыйнварына кадәр почта аркылы 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына "Акция" дигән тамга куеп җибәрергә кирәк. Абунәченең исемен һәм контакт телефонын язарга да онытмагыз. Квитанция күчермәсен шулай ук интернет аркылы podpiska@ tatmedia.ru электрон адресына да юлларга мөмкин.

Абунәчеләр арасында цифрлы фотоаппарат, савыт-сабалар җыелмасы, бүләкләр җыелмасы уйнатылачак. Төп приз - телевизор.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте почтальоннар һәм почта бүлекчәләре арасында да бәйге оештыра. Анда катнашуның төп шарты - подпискага яздыруда 2016 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда кимендә 5 процент үсешкә ирешү. Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне - иң яхшы шәһәр почтальоны, иң яхшы кече шәһәр почтальоны һәм иң яхшы авыл почтальонын 16644 сумлык акчалата бүләк көтә. Ә иң яхшы почта бүлекчәсенә һәм журнал буенча иң яхшы тиражга ирешүчегә 30000 сумлык акчалата бүләк тапшырылачак.

"ТАТМЕДИА" шулай ук "Подпиши родителей#подпиши близких" акциясен дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына үзең өчен генә түгел, якыннарың, шулай ук иганәчелек максатыннан аз керемле гаиләләр, социаль учреждениеләр өчен дә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев