Фото: балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган
Хәбәрләр

Фото: балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган

Зыян күргән эшчене коткаручылар плитә астыннан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

Ремонт эшләре вакытында Казанның "Йолдызкай" балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хәл Казанның Ленская урамында була. Зыян күргән эшчене коткаручылар плитә астыннан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

Татар-информ


Нет комментариев