Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Татарстан бакчачыларына ярдәм итәчәк

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 376 мең бакчачылык мәйданы бар, алар барлыгы 28 мең гектар җирне алып тора.

(Казан, "Татар-информ"). Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 376 мең бакчачылык мәйданы бар, алар барлыгы 28 мең гектар җирне алып тора, шуларның 17 мең гектары шәхси милек итеп теркәлгән. Бакчачылык Казан, Яр Чаллы янындагы бистәләрдә аеруча киң үсеш алган һәм 1 миллионнан артык кеше үзләрен генә яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итүдән тыш, калган продукцияне башкаларга сата. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикада бакчачыларны су, электр энергиясе белән тәэмин итү, бакча оешмаларына тышкы һәм эчке юлларны үткәрү мәсьәләләр беренче урында тора. Бу мәсьәләләрне чишү өчен 2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика казнасыннан коммерциясез бакча, дача беләшмәләренең инженер инфраструктурасын үстерүгә 550 миллион сум акча каралган. Керә торган юллардан алып бакчачылык берләшмәләренең чигенә кадәр юлларны төзекләндерүгә 300 миллион сум, бакчачылык берләшмәләренә кадәр электр челтәре хуҗалыкларын төзү һәм төзекләндерү эшләренә - 100 миллион, су белән тәэмин итүгә - 100 миллион, каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару эшләрен оештыруга 50 миллион акча бүленгән.

Агымдагы елда инженер инфраструктурасын төзекләндерү эшләре республиканың Әлмәт, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш,Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә алып барылачак. Әлеге эшләрне билгеләгәндә бакчачылык оешмаларын түбәндәгечә сайлап алганнар: 200 дән дә ким булмаган кулланыла торган җир кишәрлеге булу, кешеләрнең даими рәвештә биредә яшәмәүләре, берничә бакчачылык оешмасына алып бара торган юлның булуы исәпкә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев