Чишмәбаш мәктәбе укучылары дәү әниләрен кунакка дәште (фото)
Хәбәрләр

Чишмәбаш мәктәбе укучылары дәү әниләрен кунакка дәште (фото)

Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә "Әбием - алтыным!" дип исемләнгән кичә узды.

Укучылар искиткеч матур чыгышлары белән дәү әниләрен сөендерделәр. Оныкларының артистлык сәләтләрен әбиләр сокланып карадылар. Гөлчирә апа Ногъманова, Мәрзия апа Шәрәповаларның үгет-нәсихәтләре балаларга бик файдалы һәм урынлы булды. Бәйрәм мул табынлы чәй өстәле артында дәвам итте. Әбиләр олы рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар, дип хәбәр итте Суфия Шәфигуллина.


Нет комментариев