Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бозда ике түгәрәк бергә булырга тиешме? (сорау-җавап)

Оныгым Кукмарадагы "Олимп" боз сараена фигуралы шуу буенча түгәрәккә йөри. Шушы ук вакытта бозда шайбалы хоккей буенча да түгәрәк бара. Минем уйлавымча, бу болай булырга тиеш түгел. Фигуралы шуу буенча түгәрәктә шөгыльләнгән кызларга-малайларга шайба килеп тисә, кем җавап бирер соң? "Олимп" җитәкчелегеннән газета аша җавап ишетәсе иде. Гөлчирә апагыз. Әлеге...

Оныгым Кукмарадагы "Олимп" боз сараена фигуралы шуу буенча түгәрәккә йөри. Шушы ук вакытта бозда шайбалы хоккей буенча да түгәрәк бара. Минем уйлавымча, бу болай булырга тиеш түгел. Фигуралы шуу буенча түгәрәктә шөгыльләнгән кызларга-малайларга шайба килеп тисә, кем җавап бирер соң? "Олимп" җитәкчелегеннән газета аша җавап ишетәсе иде.

Гөлчирә апагыз.

Әлеге хатка "Олимп" боз сарае директоры Райнур НӘБИУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды.

-Кукмарада һәм якын-тирә авылларда хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп. Боз сараеның укыту-өйрәтү программасы булдыра алган кадәр күбрәк баланы системалы дәресләргә тартуга, тимераякта шуу техникасын өйрәтүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә кайбер вакытларда ике төркемнең дәресләре бергә туры килә. Бозга бер үк төрле яшьтәгеләр генә бергә кертелергә мөмкин. Олылар белән кечкенәләр аерым шөгыльләнә. Күнегүләр вакытында балаларның куркынычсызлыгы өчен җаваплылык тренер-укытучыларга йөкләнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев