Андагы азык-төлеккә үткәрелгән лаборатория тикшерүе нәтиҗәләре буенча, өч пробада микробиологик шартларның үтәлмәве ачыкланган. Аерым алганда, азык-төлектә гади кулланучыга да таныш булган эчәк таякчыклары төркеменә кергән бактерияләр табылган. Бу ит һәм ит ризыклары куркынычсызлыгы буенча техник регламентларның бозылуын күрсәтә, кулланучы сәламәтлеге һәм гомеренә куркыныч тудыра, диелә идарә тармагы хәбәрендә.
"Бәхетле - Алтуфьево" ширкәтенә 100 мең сум күләмендә адинистратив штраф салынган.
Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле" кибетләр челтәре үз эшчәнлеген Татарстанда 1991 елда башлап җибәргән иде. Хәзер аның Мәскәү, Чаллы, Түбән Кама, Түбән Новгород, Новосибирск һәм Барнаулда кибетләре бар.
Нет комментариев