80 яшь тулгач бирелә торган өстәмә пенсия ничә сум тәшкил итә
Хәбәрләр

80 яшь тулгач бирелә торган өстәмә пенсия ничә сум тәшкил итә

80 яшь тулгач, пенсионерларга өстәмә акча түләнергә тиешме?

Эшләмәүче пенсионерларга түләнә торган акчаның билгеләнелгән күләме - 4805,11 сум. 80 яшь тулгач, бу акча ике тапкырга арта. Димәк, пенсия 9610 сум 22 тиен тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды белдерә дип яза "Аргументы и факты" газетасы.

Бу сумма автомат рәвештә арта. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: әлеге түләүләрне 1 төркем инвалидлар, 2 төркемгә караган 3 дәрәҗәдәге хезмәткә кагылышлы тыюлары булган инвалидлар (2013 елның 28 декабреннән, "Пенсияләр турында" РФ законының 17 маддәсенең 1 бүлеге) ала алмый.

Интертат

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев