02 хәбәре: билгесез зат кәрәзле телефон урлаган
7 майдан 13 майга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 76 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 4се - җинаятьләр турында. -полиция хезмәткәрләре тарафыннан административ күзәтчелек астында булган хәлдә берничә тапкыр суд чикләүләрен бозган 33 һәм 36 яшьлек ике Кукмара кешесе ачыкланган. -12 майда, якынча кичке сәгать алтыларда, билгесез зат...
7 майдан 13 майга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 76 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 4се - җинаятьләр турында.
-полиция хезмәткәрләре тарафыннан административ күзәтчелек астында булган хәлдә берничә тапкыр суд чикләүләрен бозган 33 һәм 36 яшьлек ике Кукмара кешесе ачыкланган.
-12 майда, якынча кичке сәгать алтыларда, билгесез зат Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең чишенү бүлмәсеннән кәрәзле телефон урлаган.
-11-12 майда карак Мәчкәрә авылында яшәүченең хуҗалыгыннан әйберләр урлый.
Әлеге чорда район территориясендә 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр юк. Төрле административ хокук бозулар өчен 90 кеше җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев