Хезмәт һәм игелек: Кукмара районыннан Зөлфия Гыйльметдинова — хөрмәт казанган остаз
Кеше һәм аның эше

Хезмәт һәм игелек: Кукмара районыннан Зөлфия Гыйльметдинова — хөрмәт казанган остаз

Бүгенге көндә Зөлфия туганнарының, якыннарының яраткан кешесе, авыл халкының ихтирамын тоеп, бик бәхетле, дәрәҗәле яши.

Бер гомердә күпме изгелек!

Зөлфиянең кызы Гөлиянең мәктәптә укыган чагы. Шулай сөйләшеп утырганда: «Әни, Рәсимә апалар безнең туган бит, әйеме?» — дип әйтеп куйды. Ул «туганлык җепләре»нең кайдан барлыкка килүен белеп бетерми иде әле. 

Аның башлангычы безнең әниләргә, әбиләргә барып тоташа. Мөнәвәрә апаның кызлары Гөлбикә, Сабира апалар белән без бер урамда кара-каршы яшәдек. Миңа — 5-6 яшьләр, димәк, сугыштан соңгы чор. Аларның өйләре кечкенә, киртә-койма юк. Ул вакытта бер кешедә дә юк, булганнарын сугыш вакытында ягып бетерделәр. Бу йорт, чисталык-пөхтәлек белән генә түгел, Гөлбикә апаның газеталардан кайчы белән турап, бик матур чуклар белән ясап элгән тәрәзә кашагалары белән дә исемдә калган. Мин, мөгаен, күбрәк шуларда да үскәнмендер. Ярый әле, узган гомернең матур төсмерләрен искә төшерү өчен хәтер бар. 

Шәрифулла абый белән Сабира апа 7 бала тәрбияләп үстерделәр. Барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Тормышның четерекле, авыр вакытларында миңа терәк-таяныч булган, әлегә кадәр ярдәменнән ташламаган кызлары Зөлфия Гыйльметдинова — шуларның берсе.

Зөлфия Шәрифулла кызы Татарстан Республикасының «Мактаулы остаз» дигән күкрәк билгесенә лаек булды.
Зөлфия Шәрифулла кызы Татарстан Республикасының «Мактаулы остаз» дигән күкрәк билгесенә лаек булды.

Аның тормышы да аллы-гөлле чәчәкле юлдан гына бармады. Авыр сынау кичерде ул. Яратышып өйләнешкән тормыш иптәше Рәис 29 яшендә авырып вафат булды. Бәхетле, тигез тормыш юллары чәлпәрәмә килде. Бары тик 6 ел 4 ай истәлек булып калды. Авыр, бик авыр көннәр башланды. Кулында — 2 бала, нәни кызчыклар, кошчыклар. Олысы Лилиягә — 5 яшь, кечесе Гөлиягә — 6 ай. Яши торган йорт-җир таушалган, нигезеннән башлап, түбәсенә кадәр ремонт кирәк. Сагыну, ачы хәсрәтне эчкә йотып, эшләргә дә эшләргә, тырышырга кирәк.

Тәвәккәллек, тырышлык. Ул көннәрне искә алып бүгенгесе белән чагыштырсаң: кызлар тәрбияле, булдыклы, әниләренә ярдәмче булып үстеләр. Икесе дә югары белем алдылар, матур гаилә кордылар. Зөлфия әби булды инде. Йорт-җирләре сокланырлык. Бу кадәр дәрәҗәгә ничек иреште соң? Җавап бер генә, үҗәтлек аның канына салынган. Башлангыч мәктәптә укыта башлавына — 38 ел.

Төп эшеннән тыш, мәктәптә педагог оештыручы, профсоюз оешмасы, мәктәптә укучылар өчен оештырылган ял лагере җитәкчесе, хәтта мәктәптә беренче тапкыр, төрле җирләрдән килгән балалар өчен оештырылган палаткалы лагерьны да җитәкләргә курыкмаган педагог ул Зөлфия. Тагын мәдәният йортында концертлар, очрашулар оештыручы, авыл Сабантуйларының алыштыргысыз алып баручысы да ул. 

 Аның башлангыч мәктәптә укыта башлавына — 38 ел.
 Аның башлангыч мәктәптә укыта башлавына — 38 ел. 

Гомерен балаларга багышлаган мөгаллимә

Арча педагогия училищесын тәмамлап, 1988нче елда үзе укыган мәктәпкә эшкә кайтты, читтән торып югары белем алды. Аның күп кенә дәресләрендә булдым. Һәр минуты ныклап уйланылган, иҗади, үз кулы белән эшләнгән (интернет юк вакыт әле), ярдәмлекләр, карточкалар. Ныклы белем алган укучылары алдагы сыйныфларда да сынатмадылар һәм сынатмыйлар.

Һәр укучының нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклап, аларны үстерү, мәктәптәге бәйрәм-конкурсларда, ярышларда гына түгел, авыл халкы өчен авыл сәхнәсендә чыгышларын күрсәтү, район күләмендәге чараларда катнаштыру булды. Укучылары лаеклы урыннар алды. Аның өчен һәр бала — кабатланмас шәхес. Иренми, һәр нәрсәне җиренә җиткерә, вакытын, йокысын кызганмый. Яшь укытучыларга — чын остаз, педагогик эшчәнлекнең бөтен нечкәлекләрен өйрәтүче үрнәк.

Зөлфия Шәрифулла кызы Татарстан Республикасының «Мактаулы остаз» дигән күкрәк билгесенә лаек булды. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелгән грант отты. Ул инде озак еллар мәктәп профсоюз оешмасының рәисе дә. Бу вазыйфаны да ул үзенчә, күңел кушуы буенча башкара. Бүгенге көндә эшләүче коллективны гына түгел, лаеклы ялда булучы пенсионерларны да «көйли».

Яшь укытучыларга — чын остаз, педагогик эшчәнлекнең бөтен нечкәлекләрен өйрәтүче үрнәк.
Яшь укытучыларга — чын остаз, педагогик эшчәнлекнең бөтен нечкәлекләрен өйрәтүче үрнәк ул Зөлфия Гыйльметдинова.

Мәктәбебезнең элеккеге директоры Гомәр Хаҗиев арабыздан бик иртә китте. Ләкин ул салып калдырган яхшылык, өлкәннәргә ихтирам Зөлфиягә дә күчкән. Аның мисаллары бик күп. Авылда яшәмәү сәбәпле, күңел иткәч, чын ихластан булгач, ул укучылары белән Кукмарага хәл белергә килде, үзенеке булмагач, машинасын да тапкан. Изгелек юлында булган Илназ Ибраһимовка, укучыларның әти-әниләренә, аерым Әдһәмнең әбисе Кадрия Бариевага рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Зөлфиягә Аллаһы Тәгалә киң, җылы, йомшак күңел биргән. Әнисе Сабира апаны 95 яшькә кадәр кадерләп, хөрмәтләп яшәве — иң зур эше, иң саваплысы. Бөтен туганнарын бергә туплап, аларга якын киңәшче, терәк, дус һәм ярдәмче була алды. Төп йортта да, үзендә дә күп уздыра алар Коръән ашларын. Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен ихлас күңелдән аңа сыену рухи ныклык, җан тынычлыгы бирә шул. 

Гомер көзендә, яшәүгә санаулы гына көннәр калганда үткәннәрне барлыйсың. Әйе, тормыш юлында яхшы кешеләр бик күп булган. Ләкин авыр чакта сиңа рухи терәк, синең кайгыңны үз йөрәге аша үткәреп, ничек тә ярдәм итү өчен барысын да эшләргә, түзәргә әзер булганнар 2-3 кенә. Аларның булганы өчен Аллаһы Тәгалә биргән язмышыма рәхмәтлемен. Бүгенге көндә Зөлфия туганнарының, якыннарының яраткан кешесе, авыл халкының ихтирамын тоеп, бик бәхетле, дәрәҗәле яши. Син башкарган яхшылыклар меңе белән үзеңә кайтмый калмас, бар ул бумеранг законы.

Рәсимә Сәлахова, Олыяз

Фото: Зөлфия Гыйльметдинованың гаилә архивыннан


Нет комментариев