Кечкенә йөрәктә — зур хыял: Кукмарадан Самина Гимранова төбәкара чемпионатта призлы урын алды
«Яшь оста» чемпионатында Россия күләмендә призлы урын яулау — зур горурлык.
Шәһәрнең «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче җиде яшьлек Самина Гимранова, «Яшь оста» балалар төбәкара чемпионатында катнашып, зур уңышка иреште. Кызчык Россия күләмендә икенче урынны яулады.
«Яшь оста» чемпионаты ул — балаларда төрле күнекмәләрне ачыклау, сәләтләрен үстерү һәм иртә яшьтән һөнәргә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә торган ярыш. Самина чемпионатның «Кунакханә идарәчесе» юнәлешендә чыгыш ясады һәм үзенең югары дәрәҗәдәге осталыгын күрсәтте.
Җиңүче кызны бәйгегә әзерләүче — инглиз теленә өйрәтү буенча укытучы Ольга Петрова. Ул биредә «Кояшкай» балалар бакчасы ачылганнан бирле, 2014 елның декабреннән хезмәт куя.
«Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар белән эшләү аеруча мавыктыргыч. Алар һәр дәресне үзгә бер кызыксыну белән көтеп ала. Без уен формасында ингиз телендә яңа сүзләр өйрәнәбез, яңа төр перКечкенә йөрәктә — зур хыял сонажлар, төрле илләрдәге истәлекле урыннар белән танышабыз. Шулай ук конкурсларда үзебезне сынарга тырышабыз», — ди Ольга Юрьевна.
Әңгәмәдәшемнең сүзләре буенча, бакча коллективы «Яшь оста» чемпионатында өченче ел рәттән катнаша икән. Узган ел «Медицина социаль каравы» компетентлыгында Россиядә беренче урынга чыкканнар.
«Быел да бәйгедән читтә калмадык, — дип сүзен дәвам итә ул. — Берничә этапны үз эченә алган чемпионатта илебезнең 40 төбәгеннән 500дән артык конкурсант катнашты. Балалар үз хезмәтләрен 51 юнәлештә тәкъдим итте. Без «Кунакханә идарәчесе» компетентлыгына әзерләндек. Ни өчен әлеге юнәлеш дигәндә, җавап гади: бүгенге көндә әлеге һөнәр бик актуаль, кунакханә өлкәсендә эшләүче белгечләргә ихтыяҗ арта, шулай ук республикада, районда туризм үсеше алга бара. Без сервис культурасын, кунакларны каршы алу, аларны урнаштыру һәм озату кагыйдәләрен, аралашу әдәбен күрсәтүне максат итеп куйдык һәм аңа ирештек».
Чемпионатка әзерлек узган елның декабрендә башланган.
«Иң элек тиешле материалларны тупладык, таләпләр белән җентекләп таныштык. Аннан соң баланы чыгышын дөрес, аңлаешлы һәм төгәл итеп җиткерергә өйрәттек. Һәр сүз, һәр хәрәкәт уйланылган булырга тиеш иде, — ди Ольга Петрова. — Бәйге онлайн форматта узды. Оештыручылар катнашучының һәр адымын күзәтеп барды: янәшәсендә ярдәм итүчеләр юкмы, текстны кемдер әйтеп тормыймы — һәммәсе дә контрольдә булды. Параллель рәвештә техник эксперт, хезмәттәшем Гөлшат Иванова, Саминаның чыгышын видеога төшерде. Әлеге язма конкурс биреме белән жюри хозурына юлланды. Саминабыз — бик тырыш, җаваплы һәм максатчан кыз. Ул үзен ышанычлы тотты, каушап калмады, хезмәт күрсәтү стандартларын төгәл башкарды, кунакханә идарәчесе ролен тулысынча ачып бирә алды. Аңа ярдәм иткән нәни кызчыгыбыз Ксения дә югалып калмады, үз бурычын төгәл үтәде».

Җиде яшьлек Самина Гимранова белән дә аралашып алдык. Уңышлары белән илһамланган кыз безне үзенең «эш урыны», андагы кагыйдәләр белән таныштырды. «Киләчәктә кунакханә идарәчесе булачакмын. Чөнки бу һөнәр миңа бик ошый», — ди ул. Бәлки, еллар узгач, бүгенге нәни чемпион кыз чыннан да зур кунакханә җитәкчесе вазыйфасында үз хыялын тормышка ашырыр, кем белә...
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев