Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

«Ел татарлары — 2025»: Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов җиңү яулады

Әлеге премия милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.

Казан Кремлендә «Миллиард. Татар» басмасының «Ел татарлары — 2025» премиясен тапшыру тантанасы булды. Әлеге премия 2022 елдан бирле бирелә. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.

Кукмара районының Мәчкәрә мәчете имам-хатыйбы Мөнир Йосыпов «Татар өммәте каһарманы» номинациясендә җиңү яулады.

Тантана кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Чарада төрле коллективлар һәм танылган җырчылар музыкаль композицияләр һәм биюләр белән чыгыш ясады.

Фото: «Татар-информ» МА; Мөнир Йосыповның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев