Татарстанда су объектларын чистартуга 2,3 млрд сум юнәлтеләчәк
2030 елга кадәр республикада табигатьне саклауга юнәлдерелгән дүрт зур чараны гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерү эшләре дәвам итә. Чистарту чаралары Чаллыдагы Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казандагы Нокса елгасында алып барыла. Гомуми озынлыгы 38,2 чакрым тәшкил иткән әлеге участоклар республикадагы иң мөһим экологик объектларның берсе булып санала. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2030 елга кадәр республикада табигатьне саклауга юнәлдерелгән дүрт зур чараны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Аларның гомуми бәясе 2,3 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 2 млрд сумы федераль бюджеттан финансланачак.

Татарстанның экология министры Азат Җиһаншин сүзләренчә, республикада экологик торышны яхшыртуны таләп иткән 50 су объекты буенча проектлар әзерләнгән. Аларның гомуми бәясе якынча 2 млрд сум тәшкил итә. Барлык объектлар өчен дә проект-смета документациясе эшләнгән һәм уңай дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре алынган. Алга таба аларны федераль һәм республика программаларына этаплап кертү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләре бара. Озынлыгы 3,1 чакрым булган әлеге проект 2025–2027 елларга исәпләнгән. Бүгенгә куаклар чистартылган, вакытлы юллар һәм махсус карталар төзелгән, ләм чыгару һәм елга төбен чистарту эшләре башкарылган. Проектның үтәлеш дәрәҗәсе хәзер якынча 40 процент тәшкил итә.
Чаллы елгасын чистарту 2027–2028 елларга планлаштырылган. Озынлыгы 7,1 чакрым булган бу эшләргә якынча 134 млн сум бүлү каралган. Әлеге проект КАМАЗның 50 еллыгы һәм Чаллы шәһәренең 400 еллыгына әзерлек чаралары планына кертелгән.
Иң күләмле проект исә Казандагы Нокса елгасына туры килә. Озынлыгы 28 чакрым булган участокта эшләр 2028–2030 елларда үтәчәк. Аларның гомуми бәясе якынча 798 млн сум дип бәяләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев