Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда илкүләм проект буенча 91,3 км юл ремонтланачак һәм яңа объектлар төзеләчәк

Эш «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проект кысаларында бара.

Быел Татарстанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2 млрд сумга Казан агломерациясенең 33,8 км юлын һәм 488 млн сумнан артык суммага төбәк әһәмиятендәге 31,5 км юлын ремонтлаячаклар, дип яза «Татар-информ» МА.

Моннан тыш 1 млн 360 мең сумга 20,3 км Чаллы агломерациясе юлын һәм 3,14 км Түбән Кама агломерациясен яңарту планлаштырыла.

Ремонт белән беррәттән объектлар төзелеше дә дәвам итәчәк. Шулай итеп, быел Казан агломерациясендә юллар төзү өчен 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша «Волга» М-7 трассасына кадәр 5,5 км юлны, Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасының 1,9 км озынлыктагы Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәрге өлешен һәм Вознесение трактының 7,5 км озынлыктагы Җиңү проспектыннан М-7 «Волга» автоюлына кадәр өлешендә дәвам итәчәк.

Татарстанда илкүләм проект буенча барлыгы 65 объектта эшләр планлаштырылган, шуларның унысында эшләр тәмамланган инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk