Яңарыш һәр почмакта сизелә: Кукмара районы үзәк дәваханәсендә ремонт эшләре бара
Тиздән балаларны дәвалау бүлеге нәни пациентлар өчен үз ишекләрен ачачак.
Район үзәк дәваханәсенең балаларны дәвалау бүлегендә капиталь ремонт эшләре тәмамлану алдында. Биредә төзекләндерү «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча алып барылды.
Баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримов сүзләренә караганда, берничә ай дәвам иткән төзекләндерү нәтиҗәсендә бүлек тулысынча яңартылып, анда заманча таләпләргә җавап бирә торган уңай һәм имин шартлар тудырылган.

— Төзүчеләр балаларны дәвалау бүлегендә капиталь ремонт эшләренә ел башында кереште. Иң элек бинаның стена, идән, түшәмнәренә тулысынча демонтаж эшләре башкарылды. Искергән плитәләр, линолеум, электр чыбыклары һәм инженерлык челтәрләре сүтелеп, һәммәсе яңага алыштырылды. Канализация, җылылык, су белән тәэмин итү системалары, ишек-тәрәзәләр яңартылды. Капиталь ремонт барышында санитар-эпидемиологик, янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык таләпләренә аерым игътибар бирелде, — ди ул.
Тиздән яңартылган бүлек нәни пациентлар өчен үз ишекләрен ачачак.
— Капиталь ремонтның төп максаты — медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрү, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уңайлы шартлар булдыру, — дип сүзен дәвам итә Илназ Кәримов. — Бүлектә җиде палата, ике урынлык изолятор әзерләнде. Моннан тыш, өч урынга исәпләнгән көндезге стационар һәм башка кабинетлар да заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылачак. Коридорларга һәм палаталарга бактерицид лампалар урнаштырылды, зур күләмдә сыйдырышлы бойлерлар куелды. Аз мобильле гражданнар өчен дә «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә туры килгән шартлар тудырылды.

Җиһазларның шактый өлеше инде кайтарылган. Хәзерге вакытта аларны җыю һәм урнаштыру, бүлмәләрне файдалануга әзерләү эшләре алып барыла. Палаталардагы караватларны гына алыйк, аларның һәрберсенең баш һәм аяк өлешләрен күтәреп-төшереп, пациентка уңайлы итеп көйләргә мөмкин. Шулай ук һәр урынга аерым тумбочкалар да каралган.
Бүлекнең эчке бизәлешенә дә зур игътибар бирелгән. Коридорларның стеналары якты, җылы төсләргә буялган, ә аларны балаларның игътибарын җәлеп итә торган әкият һәм мультфильм геройларының рәсемнәре бизи.

— Балалар өчен махсус уен зонасы булдырылу да — яңартылган бүлекнең зур өстенлекләренең берсе, — ди Илназ Кәримов. — Биредә кечкенә пациентлар вакытларын күңеллерәк үткәрә, яшьтәшләре белән аралаша алачак. Бу исә аларның кәефен күтәрергә, дәвалану процессын җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев