2026 елда Татарстанда яман шешне дәвалау өчен яңа җиһазларга 288 миллион сум акча бүленгән
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында акча бирү турында килешү төзелгән инде.
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Онкология авыруларына каршы көрәш» федераль проекты буенча 2026 елдан Татарстанда онкология авыруларын радиологик дәвалау өчен җиһазлар яңартыла башлаячак. Моның өчен 288,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
ТР Финанс министрлыгы мәгълүматы буенча, бу сумманың зур өлешен — 210,4 млн сум — федераль бюджет бүлеп бирәчәк, ә калган 77,8 млн сум Татарстан бюджетыннан биреләчәк. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында акча бирү турында килешү төзелгән инде.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев