Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

2022 елда Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен 4,5 млрд сум юнәлтелгән

Бу акчалар ташламалы финанслау, җаваплылыкны өскә алу, субсидияләр түләү, мәгълүмати ярдәм һәм консультацияләр бирү кебек программаларга юнәлтелде.

Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның нигезендә эшмәкәрләргә ел башыннан барлыгы 4,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу акчалар ташламалы финанслау, җаваплылыкны өскә алу, субсидияләр түләү, мәгълүмати ярдәм һәм консультацияләр бирү кебек программаларга юнәлтелде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, санкцияләр белән бәйле чикләүләр булган шартларда республика тарафыннан да ярдәм чаралары тәкъдим ителә. Бүген иң зур ихтыяҗ – ташламалы микрофинанслау.

Республиканың Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына быел эшмәкәрләрдән 1198 гариза килгән. Алар буенча эшмәкәрләргә 1 миллиард сумлык 579 микрозайм бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk