ТРДәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе каенсарлылар белән очрашты
Каенсар халкы кулланучылар хокуклары белән бәйле сорауларын җиткерде
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыров Каенсар авыл җирлегендә халыкны кабул итте. Бу чарада җирлек хезмәткәрләре дә катнашты.
Халыкны иң борчыган сораулар азык-төлеккә бәяләрнең кыйммәт булуы, икмәк һәм сөт продукциясе бәяләренә сәүдә өстәмәләре, сәүдә объектларын тикшерү үткәрүнең кабатлану вакытлары, сатып алынган техник катлаулы товарларда, электр пычкысында, аяк киемнәрендә һәм башкаларда җитешсезлекләр килеп чыкканда кулланучының хокуклары белән бәйле иде. Барлык сорауларга да тәфсилле һәм квалификацияле җаваплар алынды. Бирегә килгән һәркемгә кулланучылар өчен файдалы киңәшләр бирелгән “Вестник потребителя” газетасы һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төрле темаларны яктырткан брошюралар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев