Файдалы киңәшләр

Бакчачыга киңәшләр

Суган яки сарымсак эре булып үссен дисәгез, сезонга ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк.

- Түтәл уртасындагыга караганда түтәл кырыендагы кишер яхшырак үсә. Шуңа да кишерне аерым түтәл итеп түгел, ә суган, чөгендер тирәсенә чәчәргә була.

- Суган яки сарымсак эре булып үссен дисәгез, сезонга ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына.

- Бакчага шомырт яки каен агачы утыртырга тырышмагыз, чөнки бу агачларның тамырлары туфракны ярлыландыра. Каен булган бакчада җиләк, карлыган, чия үсми.

- Сусызлыктан интеккән карлыган берничә ел рәттән җимеш бирмәскә мөмкин.

- Бакчаны, ишегалдын матурлау өчен кызыл фасоль (огненно-красная) утыртырга була. Ул июльдән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Фасольләрен кисеп алып торсаң, чәчәк ату вакыты тагын да озыная. Үрмәләп үсүче бу үсемлекнең буе 3-4 метрга җитә.

 

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев