Өлгедә балалар катнашында “Хуш киләсез, кошкайлар!” дигән викторина узды
Өлге авыл китапханәсендә, китапханәче Салихова Альбина халыкара кошлар көне уңаеннан 1-7 сыйныф укучылары белән "Хуш киләсез, кошкайлар!" дигән викторина уены үткәрде. Анда 13 бала катнашты Чараның максаты булып балаларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга карата мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату тора. Бу уенда "Сыерчыклар" һәм "Карлыгач"...
Өлге авыл китапханәсендә, китапханәче Салихова Альбина халыкара кошлар көне уңаеннан 1-7 сыйныф укучылары белән "Хуш киләсез, кошкайлар!" дигән викторина уены үткәрде. Анда 13 бала катнашты
Чараның максаты булып балаларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга карата мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү, кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату тора. Бу уенда "Сыерчыклар" һәм "Карлыгач" командалары катнашты.
Балалар табышмакларга җавап эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр, сынамышларны искә төшерделәр, кроссвордлар чиштеләр һәм үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан "Күчмә кошлар безгә яз алып килде!" темасына презентация карадылар, уеннар уйнадылар.
Альбина Салихова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев