Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Кукмара үзәк китапханәсендә "Библиотөн" узды (фото)

Күбегезнең әле китапханәләрдә генә үтә торган "Библиотөн" хакында ишеткәнегез булмагандыр. Ә безнең китап укырга яратучы дуслар бу чара турында хәбәрдар. Алар бу көнне бик зарыгып көтә. Район балалар китапханәсендә бишенче тапкыр үткәрелеп килүче "Библиотөн" быел Татарстанда һәм Россиядә экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы уңаена багышлап уздырылды. Китапханә хезмәткәрләре бу...

Күбегезнең әле китапханәләрдә генә үтә торган "Библиотөн" хакында ишеткәнегез булмагандыр. Ә безнең китап укырга яратучы дуслар бу чара турында хәбәрдар. Алар бу көнне бик зарыгып көтә.

Район балалар китапханәсендә бишенче тапкыр үткәрелеп килүче "Библиотөн" быел Татарстанда һәм Россиядә экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы уңаена багышлап уздырылды. Китапханә хезмәткәрләре бу чарага алдан ук бик яхшылап әзерләнде: матбугат чараларына белдерү бирү, үзенчәлекле сценарий төзү, бәйрәм залын матурлап бизәү - һәрберсе -балаларны китапханәгә тарту, аларны кызыксындыру өчен эшләнелде.

...Кукмара балалар китапханәсендә үзгә бер җанлылык сизелде. Әлеге чарада катнашучылар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Бәйрәм кичәсе балаларга мастер-класс күрсәтүдән башланып китте. Сәнгать мәктәбе укучылары табигый материаллар (ташлар, кабырчыклар һ.б.) ярдәмендә килгән кунакларны кошлар, балыклар, җәнлекләр ясау серләренә төшендерде.

Киләсе тукталышта балалар табигать буенча булган белемнәрен барлады. Китапханәче Гөлфия Хафизова төсле презентация ярдәмендә аларны уен иленә дәште. Бу кичтә китап сөючеләр кызыклы уеннарда, оригиналь конкурсларда катнашты. Берсеннән-берсе уздырып кул күтәрүләре, уеннарда катнашырга ашкынып торулары, дуслары янәшәсендә күңел ачулары без - китапханәчеләр күңеленә дә рәхәтлек иңдерде.

Әлеге чарада сәнгать мәктәбенең театр бүлегенә йөрүче балалар да актив катнашты. Килгән тамашачыга алар "Гөмбә тарихы" әкиятен мавыктыргыч итеп сәхнәләштереп күрсәтте. Кечкенә артистлар катнашында куелган күренешләр укучылар күңеленә тирән эз салгандыр дип ышанасы килә. Чөнки күп балалар табигатьтә үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен аңлап бетерми. Шуңа күрә китапханәчеләр китап битләреннән алынган әсәрләрне балаларга сәхнәдә куеп күрсәтү яклы. Болай эшләгәндә бала табигать һәм башка мөһим кагыйдәләрне тизрәк исендә калдыра.

Моннан тыш, чарага килгән балалар табигать белән бәйле китап күргәзмәсе белән танышты, мультфильмнар карады, рәхәтләнеп биеде, җырлады, аралашты.

"Библиотөн" тагын шул ягы белән үзенчәлекле: әлеге чара районда гына түгел, ә барлык авылларда да үткәрелә. Авыл китапханәчеләре дә кичке якта үз китап укучысын маҗаралы, кызыклы кичәгә чакырып, һәр укучының күңелен күрә белә.

2017 елның мавыктыргыч, сихри "Библиотөне" дә сизелми үтеп китте. Мондый чараларда балалар гына түгел, аларның әти-ниләре дә бик теләп катнаша. Экология елына багышланган әлеге чарада китап укучылар бер-берсе белән якыннан танышты, аралашты, табигатьтә үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен үзләштерде. Минемчә, китапханә чаралары балаларга уңай тәэсир итә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, туган үскән җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Илзия Харисова, Кукмара үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk