Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар8 гыйнвар11 гыйнвар15 гыйнвар26 гыйнвар3 февраль17 февраль2 март, 9 март

Мария, үз чиратында, кызларга карады. Аларның, тел белән әйтмәсәләр дә, бөтен   торышлары    Вераның ялварулы карашына бары тик уңай җавап кына бирергә  кирәклеген белдерә иде. 

Мария өйалдына чыкты.

– Кем  бар анда? – дип сорады.

– Мин  бу, Жора.

– Жора? Син монда нишләп йөрисең? Ни йомыш?

– Мария,  әйт әле, Вера сездәме?

– Бездә  булса, ни эшләрсең?

– Күрәсе  бар иде. Чыксын әле. Я булмаса, мин керим.

– Ишек  бавы йөз алтын, акчаң бармы?

– Анлык  кына табылыр. Я, сузма инде.

– Ярый  инде, бу юлы бушка гына кертәм. Сагынуыңнан я үләрсең, аннан соң синең өчен җавап бир.

– Үләрмен дә,  кичәгедән бирле күргән юк бит.

Мария ишекне ачты. Анда Жораның таныш гәүдәсе күренде. Аның артында тагын кемдер бар иде. 

– Мин бит сине генә керттем. Анда тагын кемдер сиңа ияреп керә. Монысы гаделлек булмас! Кем ул?

– Бу  мин идем, сине бүген күрмәсәм, мин дә үләм.

Мария өчен бик тә таныш аваз иде ул. Шушы бит инде – кызлар әйткән Митрәеч.Көтелмәгән урыннарда аның юлына килеп чыккалап тора. Менә хәзер дә аны биредә кем көткән? Бу инде Жораның  хыянәте. Ул бит янында кемнең дә булса булуы турында әйтмәде. Митрәеч тә керәчәген белсә, кыз, әлбәттә,  ачмас иде.
 
Бу көтелмәгән хәлдән  Мария шулай да югалып калмады. Тиз генә өйгә кереп китү ягын карады. Аның артыннан  егетләр дә иярде.

Мария, дусты Вера янына килеп, аның колагына пышылдады:

– Ул Митрәечне ияртеп килгән. Зинһар, егетеңне тиз генә алып кит, Митрәечне дә калдырмагыз. Күрәсем дә килми.
Ул соңгы сүзләрен шактый ачык итеп әйтте. Аны, әлбәттә, Митрәеч тә ишетте. 

– Син  мине куасыңмы? Я, мин синең селәгәеңнән нәрсәм белән ким? 

– Ким  түгелдер, артыктыр да әле. Минем анда эшем юк. Артымнан йөрмә, мин сине яратмыйм! Шуны ныклап колагыңа киртләп куй. Моннан соң мине аптыратма. Ә хәзер ничек алдап килеп кердегез, шулай чыгып та китегез. Хәзер җиңгәмне чакырам.

Жора белән Вера ишеккә таба юнәлделәр. Әмма Митрәечнең чыгып китәргә исәбе юк иде. Ул идән уртасында басып торуын дәвам иттерде. Мария аның Вералар белән бер ишектән чыгып китүен тели иде. Шуңа күрә Митрәечне  ишеккә таба эткәләде. Теге моны көтмәгән иде, бу инде, чыннан  да, аны бөтенләйгә инкарь итү,  егетлек дәрәҗәсен кимсетү кебек тоелды, күрәсең.  Ул  кинәт Мариягә таба борылды, аның кулында пычак ялтырады. 

– Мә, миңа булмасаң, бүтәннәргә дә булма!
Мария җан авазы белән кычкырып җибәрде:

– Үтерде,  үтерде...

Кыз идәнгә ауды.

Нәсимә ачы итеп кычкырган тавышка сискәнеп уянды. Йөгереп алгы якка чыкты. Каенсеңлесе Мария идәнгә егылган, күкрәк турысыннан кан ага. Үзе шул яралы урынын кулы белән тоткан. 

 – Нәрсә булды, ни булды?

– Митрәеч Марҗига пычак белән кадады, Марҗи үлә... - диде кызларның икенчесе. 

Бу кыз шашкан кыяфәттә, сүзен дә әйтә алмыйча, шушы вәхшәтле күренешкә карап тора иде. 

– Нәрсә карап каттың, бар фельдшерга, тиз килсен, - диде Нәсимә һәм Марҗи янына чүгәләде. 

Аның колагына каенсеңлесенең хәлсез генә пышылдавы ишетелде:

 – Җиңги, мин үләм. Мине Митрәеч үтерде, диярсең. Әнигә әйт, аны зиратта көтәрмен. Мине ачуланмасын, зинһар...
Марҗи тынып калды, аяклары сузылып  киткәндәй булды. Нәсимә аның күзләрен йомдырды. 
 
Ул арада Нәсимәне арт ягыннан кемдер каты итеп  кысып алды. Муенга якынлашкан пычак күренде. Шулай да кемдер пычакны читкә этәрергә өлгерде, әмма аның үткен йөзе барыбер Нәсимәнең маңгаена, беләгенә бәрелде, идәнгә шарлап кан агылды. Ир-атлар сүгенгәне, кемнедер бәргәләгәннәре ишетелеп калды. Нәсимә аңын җуйды.

Өйдәге тавышларны ишетеп, алар турыннан узып баручылар кереп, Митрәечне борып алдылар һәм, аяк-кулларын бәйләп, идәнгә   егып салдылар. Жора белән Вера, Тәкәнеш район дәваханәсенә шалтыратып, ашыгыч ярдәм машинасы чакырттылар, шулай ук милиция бүлегенә хәбәр  иттеләр. Нәсимәне  Тәкәнешкә алып киттеләр. Митрәеч исә район үзәгендәге каталажкага илтеп ябылды. Кайнана, бу хәбәрне ишетеп,  һушыннан язды. Ул егылган җиреннән тора алмыйча үлеп тә китте. Марсельне күршеләр алып чыкты. Әнисе тернәкләнеп кайтканчы, баланы алар карап, тәрбияләп торды. Тыныч кына үтәсе аулак өй шул рәвешле фаҗигаләр чылбыры килеп чыгуга сәбәп булды.

Үзеннән соңгы хәлләр турында Нәсимәгә әйтми тордылар.  Аның өчен бу хәсрәтле көннәрдә иң кыен хәлдә калучы улы Марсельдер кебек тоела иде. Әмма баласының тиешенчә тәрбиядә булуын әйтүләре бераз тынычландыра иде. Аның хәзер иң курыкканы кайнанасы белән очрашу, аның әрнүле карашын тою иде. Бер генә кичне дә кешечә игелекле, тыныч уздыра алмагансыз, монда иң гаепле кеше син бит, дисә, ни хәлләр итәрсең, дип борчыла иде. Ул, кемдер әйтмәсә дә, бу хәлләрдә иң гаепле кеше итеп, бары тик үзен генә саный иде. Марҗиның үтенеченә, кискен генә итеп, юк, иптәш кызларыңны китермисең, дип әйткән булса, мондый күңелсезлекләр килеп чыкмаячак иде бит. Нәсимә яшь кызлар өчен олы кеше була алмаган. Каенсеңлесенең мөлаем карашыннан, матур итеп соравыннан сихерләнеп калган, аңа, кискен итеп, тискәре җавап бирә алмаган.
 
Аны дәваханәдән алырга, ат җигеп, әлеге дә баягы Жора килде. Бу вакыйгада үзләрен гаепле итеп санаучы ике кешенең ун чакрымлык юлдагы сөйләшүе бары тик шул турыда гына барды. Ник дигәндә, алар өчен шушы көннәрдә  нинди дә булса бүтән мөһим хәл-әхвәл юк иде. Икәүнең күңел түрендә дөньяда башка уй, бүтән борчу юк, бары тик  мондый хәлнең килеп чыгуына үзләренең ни дәрәҗәдә сәбәпче булуларын тою газабы гына бар иде. Аларның икесендә  дә бу турыдагы уйларын бер-берсенә турыдан-туры әйтү теләге, күп кенә нәрсәләргә ачыклык кертергә кирәклеген аңлау өстенлек итә, шуңа күрә сөйләшү әзме-күпме күңелләрен тынычландыруга китерер, дип ышану да бар.

Нәсимәнең нигә генә йомшаклык күрсәттем, нигә генә кич утырырга иптәш кызларын чакырырга рөхсәт иттем, дип өзгәләнүләренә Жора бик җиңел генә карый икән. 

– Таптың борчылыр сәбәп? Кеше кешегә кич утырырга керми торамы? Беркем дә үтерешүләргә барып җитми бит. Монда менә миндә гаеп, Митрәечкә ияреп килмәсәм, алдаша-алдаша, аны өйгә алып кермәсәм, мондый хәл була алмас иде.

 Үтерүчене өйгә кертүче – мин. Шулай булгач, гаепнең зуры миндә.

– Гаепнең зуры әнә шул Митрәечтә. Кызлар үзләренә күзе төшкән һәркемне ярата башласалар, кая китә ул? Марҗиның аны өнәмәве башыннан ук билгеле иде. Ул аның күңеле бозык икәнлеген әллә кайчан сизенгән. Шуңа күрә үзенә якын да китермәгән. Монда Марҗиның кешеләрне таный белүенә сокланырга гына кала. 
 
Митрәеч уйланырга тиеш булгандыр: аны кызлар ни өчен яратмый? Шуның сәбәбен белеп, үзеңне үзгәртергә кирәк. Син яратып та, сине үз итә алмаган кешеләрне үтерә башласаң, дөньяда исән кешеләр бик аз калыр иде.   Марҗи үлде дә котылды, менә мин кайнанама нәрсә диярмен инде? Иң кыены шул минем өчен.
 
– Әле сиңа, Нәсимә җиңги, әйтмәделәрмени, әбиегез... үлде бит. Узган атнада ук инде.

– Ничек үлде? Хәзер өйдә ул да юкмыни инде? Мин улым белән ялгызым гына калдыммыни? Әле юанычка ул бар, бергә-бергә ничек тә бу кайгыларны кичерербез, дип кайтам бит. 

– Шулайрак килеп чыга шул. Күрәсең, әби кадерле баласының һәлак булуын күтәрә алмаган. Инде, Нәсимә җиңги, син бирешә күрмә. Без сиңа мөмкин кадәр ярдәмче булырга тырышырбыз. Ә теге бандитка озакламый суд буласы, диләр. Ул безнең катнаштан башка булмас иде. Миңа да рәхмәт әйтмәсләр. Мин нәрсә, менә Марҗиның  гомере бетте. Бу үлемдә минем дә гаебем  бар. Шуңа үкенеп бетә алмыйм.

Жораның бу сүзләрен Нәсимә җиңгәсе әллә тыңлый, әллә юк. Аның башының яртысы марля белән урап бәйләнгән. Бер күзе генә ачык калган. Ул шул күзен дә йомган. Шулай итеп, үзен бөтен дөньядан аерып куйган кебек. Әйтерсең лә, бу хәлләр аның белән булмаган, егетнең сөйләүләре башкалар турында. Ул, чынында да, нәрсәдер әйтергә, яңа хәбәрне төпченеп белешергә көчсез иде. Аны хәтта  берара битарафлык биләп алды. Аңарда башына бер-бер артлы килгән бу хәсрәтләрне иңенә күтәрерлек көч юк иде. Шушы халәт аны тулысы белән биләп алды. Шуңа күрә янында сөйләшеп кайткан егетнең сүзләрен дә ул инде әллә ишетте, әллә юк. Аның мондый хәле Жораны шиккә төшерде. Әллә... Юк, юк, сулаганы сизелеп тора, аңа һич тә бирешергә ярамый. Аны йөкле дә дип әйтәләр. Мәңгелеккә күз йомуы туасы баланы да юкка чыгару дигән сүз булыр иде. Шуңа күрә ул эндәшергә булды:

– Нәсимә җиңги, ач күзеңне, мине куркытма!
 
Нәсимә күзен ачты. Тирә-як шундый якты, кояш нурына чумган. Дөнья матур икән ләбаса. Болай кайгыга бирешүдән файда чыкмас. Исән калган икән, яшәргә кирәк. Үлгәннәрнең генә көне бетә. Аны Марселе көтә! Ул аның өчен яшәргә тиеш! Инде менә икенчесе туар көннәр дә тау артында түгел. Аңа зыян килә күрмәсен. Хәзер туасы баласы турында да кайгыртасы бар. Балаларның икесе дә әниләренең сәламәт булуларын көтә. Ул аларга кирәк! 

Шушы уй аңа көч кертеп җибәргәндәй булды. Күңелсез уйлары каядыр читкә киткәндәй тоелды. Шулай җиңеләебрәк киң итеп сулыш алган иде, битендәге төзәлеп бетмәгән ярасы үзен сиздереп әрнеп куйды. Әле аңа иркенләп каш-күз хәрәкәтләре ясарга да ярамый икән шул. 
 
Дәвамы алдагы саннарда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk